Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Украинага каршы сугыш өчен контракт төзүчеләргә түләүне ике тапкыр киметкән


Үзәктә Радий Хәбиров
Үзәктә Радий Хәбиров

Үзгәрешләр 2025 елның 1 декабреннән контракт төзүчеләргә кагылачак.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 1 миллион сумнан 500 мең сумга кадәр киметү турында фәрман имзалаган.

"Коммерсантъ-Уфа" язуынча, бу үзгәрешләр 1 декабрьдән соң контракт төзүчеләргә генә кагыла. Көз ахырына кадәр контракт төзегән кешеләр өчен түлә элеккечә 1 миллион сум калган.

Моннан тыш, Хәбиров фәрманы нигезендә, Уфадан контракт төзүчеләргә бирелә торган өстәмә түләү дә 600 мең сумнан 100 меңгә кадәр кыскартыла.

Июнь башында Хәбиров бер тапкырлык түләүне 1,6 миллионнан 1 миллионга кадәр киметкән иде. Ул чакта Башкортстан икүтисадчылары моны төбәктәге икътисади хәлнең начараюы белән бәйләде.

Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган өчен түләүләр Башкортстанда 2023 елның көзендә кертелде. Башта ул нибары 100 мең сум иде, аннары 205 меңгә, соңрак 505 мең сумга кадәр артты. Быел гыйнварда аны 1,6 миллион сумга кадәр күтәрделәр.

Ноябрьдә билгеле булганча, Башкортстан хакимияте 2026 елда Украинага каршы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 24,5 миллиард сум бүлеп бирергә җыена. "Коммерсантъ-Уфа" мәгълүматларына күрә, киләсе елга республика бюджеты контракт өчен түләүләр суммасын 14,8 миллиардтан 13,6 миллиардка кадәр киметеп планлаштыра.

11 ноябрьдә туры элемтә вакытында Радий Хәбиров: "2025 елга СВОны (Русия хакимияте Украинага каршы тулы масштаблы басып керүне шулай атый — Азатлык Радиосы) хуплау чараларына 26 миллиард сум бүлеп куйдык. Безгә 32 миллиард кирәк", — дип белдергән иде.

Моңарчы саклану министрлыгы белән контракт төзегән өчен бер тапкырлык төбәк түләүләре Самар, Улья өлкәләрендә, Татарстан, Чуашстан һәм Мари Иле республикаларында да киметелде.

Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 8 802 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG